Татарстанның Түбән Кама районында терлек азыгы әзерләүгә 90нан артык техника чыгачак

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама районында терлек  азыгы  әзерләүгә   90нан артык  техника  чыгачак. «Район хуҗалыкларында   16 “МакДон” комбайны, 60 чапкыч, 35 җыю-пресслау  агрегаты исәпләнә,  – дип сөйләде  районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы   Мөнир Миңнуллин. – Терлек  азыгын күп итеп җыю гына түгел, ә аны  сыйфатын  югалтмыйча саклау  да  бик  мөһим.  Шуңа  күрә  беренче  кат чаптыруны     мөмкин кадәр кыска вакыт арасында  башкарып чыгу  бурычы  тора».

Аның  сүзләренә караганда,   район буенча  тулаем алганда  бер  баш  хайванга    28-30 центнер азык  әзерләү планлаштырыла. Бу -  16 мең тонна  печән,  50-60 мең тонна сенаж  һәм  70 мең  тонна силос.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International