Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Сәйдәшев ис. АХП” ҖЧҖендә һәркөнне 13 тонна сөт савалар

2018 елның 2 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Тукай  муниципаль районының  “Сәйдәшев ис.   АХП” ҖЧҖендә һәркөнне  13 тонна  сөт савалар. Хуҗалыкта    2,1 мең баштан  артык  эре мөгезле терлекләр  исәпләнә, шуннан  670 баш  - савым сыерлары.  Бүгенге  көндә  савым сыерлары Иске Абдул һәм Мерәс  авыллары  янындагы   җәйләүләргә чыгарылды.

Иске Абдул  җәйләвендә  300 баштан  артык сыер бар.   Биредә  8 машина белән сыер саву осталары  эшли.   «Табрия Әглъамова, Раушания Сәгыйдуллина, Регина Насыйрова, Римма Исламова, Айсылу Габидуллина, Фәйрузә Галиева, Мияссар Йосыпова – тәҗрибәле  сыер савучылар. Хатын-кызлар арасында иң аз  стаж  – алты елдан  артык. Эш нәтиҗәләренә кешенең мөнәсәбәте  дә тәэсир итә, дип саныйбыз, алар  эшкә  бөтен күңелләрен  салалар», – диде  баш   зоотехник Любовь Хисмәтуллина.

Хуҗалык  җитәкчесе Марат Сафин сүзләренә караганда, быел  “Сәйдәшев ис.   АХП” ҖЧҖендә  400 баш  сыерга  исәпләнгән  бинаны  төзеп бетерүне планлаштыралар.  Республика  программалары  кысаларында  шулай  ук  100 башка исәпләнгән сыер абзарына,  ашлык  амбарына һәм башка объектларга   капиталь  ремонт  ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International