Россия Федерациясенең Сәүдә-сәнәгать палатасында «Диво России – 2018» видеопрезентацияләренең Бөтенроссия фестиваль-конкурсына йомгаклар ясадылар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге фестиваль-конкурс бишенче ел инде уздырыла. Аның максаты – Россиядә туризмны үстерү, ил буенча сәяхәт белән кызыксынуны арттыру һәм Россия төбәкләренең икътисадын үстерү. Чараны, гадәттәгечә, TRIP2RUS.RU вакыйгалы туристлык порталы, РИА «Курорт Медиа» РИА һәм «Идел буе» төбәкара туристлык ассоциациясе оештырды .
2018 елда фестиваль-конкурска 700 заявка бирелгән иде, финалга илнең 40 төбәгеннән 74 проект үтте. Эксперт советы утырышы йомгаклары буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Икенче урын «Событийные мероприятия» номинациясендә «Скорлупино» фестиваленә – «Татарстан Республикасыеның Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИОның Питрәч бүлекчәсе проектына бирелде.