Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2018 елгы сезонга әзерлеге буенча конкурс узды. Авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең рпайон бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов булган комиссия тикшерде.
Комиссия үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җың техникасының төзеклеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкаруны тикшерделәр.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «Аксу Агро» ҖЧҖенә бирелде, икенче – «Восходящая заря» агрофирмасы” ҖЧҖенең “Аксубай” филиалына.