«Алексеевск аграр көллияте» ДАҺБУнең Яңа Чишмә филиалы студентлары кыр эшләрендә катнашалар

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

«Алексеевск  аграр көллияте»  ДАҺБУнең Яңа  Чишмә  филиалы  студентлары кыр эшләрендә катнашалар. «Тракторчы-машинист» һөнәре буенча  укучы 48 кеше  районның   авыл хуҗалыгы  оешмаларында  практика узалар,  аларның 10сы –   «Уку-укыту хуҗалыгы» ҖЧҖендә.

«Козлова М.И.» КФХында   6 студент эшли.  «Барлык  балалар да  бик тырышлар, хезмәт яраталар.  Беренче  курс студентлары  Иван Насейкин һәм  Владимир Фокеев бик активлар, эшкә бик җаваплы карыйлар һәм  барлык  эшләрне намуслы  башкаралар.  Алар бернәрсәгә дә битараф калмыйлар һәм барлык   мәсьәләләрдән хәбәрдар  булырга  тырышалар, дип сөйләде бүлек идарәчесе Сергей Баранов. – Анатолий Наумов һәм Владислав Левин практиканың  беренче  көненнән үк   тракторларда  эшлиләр. Алар  – әзер  механизаторлар, чөнки   техниканың бөтен  нечкәлекләрен  беләләр, төрле кыр эшләрендә катнашалар».

Студент Владислав Левин аңа   механизатор һөнәренең ошавы  турында  билгеләп узды. «Трактор детальләрен ремонтларга  да, шулай  ук  кырда  эшләргә дә яратам. Басулар  матурлыгы, киңлек мине үзенә тарта», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International