Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе үзенең 145 еллык юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан бүген югары уку йорты базасында «Зооветеринария фәне һәм мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге». Халыкара форумы эшли башлады.
Академия залында югары ук йорты галимнәренең һәм хезмәткәрләренең казанышлары һәм инновацион эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Форумга килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов да әлеге күргәзмә белән танышты.
Форумны Н. Э. Бауман ис. КДВМА ректоры Рөстәм Равилов ачты. «Без бу елның февраленнән башлап шундый симпозиумнарны даими рәвештә оештырып киләбез. Конференцияләр сериясен вак йорт хайваннарындагы авыруларны ультразвук диагностикалау буенча мастер-класслар тәмамлаячак, ул июньдә узачак, – диде ул. – Бүген бездә югары уку йортының 145 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара уза. Залда югары уку йорты мөгаллимнәре, студентлары, академияне элек тәмамлап чыгучылар, Төркиядән һәм Германиядән килгән кунаклар бар».
Аннары катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов котлады.
«Сезгә мәгълүм булганча, мин үзем ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган кеше. Институтның 100 еллыгы уңаеннан аның СССРның иң югары бүләге – Ленин Ордены белән бүләкләнүе шаһиты булган идем, – диде ул. – Әлбәттә, ул аны юбилей датасы уңаеннан гына түгел, ә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен алган иде».
Министр Татарстанның югары фәнни, техник, технологик мөмкинлекләре турында сөйләде. «Академия республика терлекчелеген үстерүнең фәнни үзәге булырга һәм сөтчелек, кошчылык һәм дуңгызчылык продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга булышырга тиеш, – диде Марат Әхмәтов. – Моның шулай булуына мин ышанам, чөнки биредә фәнни-тикшеренү эшләре югары дәрәҗәдә алып барыла. Моның өчен биредә профессорлар да, мөгаллимнәр дә җитәрлек».
Министр чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән академия хезмәткәрләренә һәм мөгаллимнәренә Татарстанның ветеринария һәм терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезне барыгызны да чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим! Бу көн сезнең өчен яңа казанышларга ирешү юлында башлангыч нокта булсын!», – диде Марат Әхмәтов.
Н,Э. Бауман ис. КДВМА ректоры Рөстәм Равилов Татарстан җитәкчелегенә һәм хөкүмәтенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары ул югары уку йортының тарихы белән таныштырды. «Казан ветеринария институты 1873 елда Россия императоры Александр II указы буенча оеша. Бүгенге көнгә кадәр академиядә 20 меңнән артык белгеч – ветеринария табиблары, зоотехниклар, ветсанэкспертлар чыгарылган».
Чарада катнашучыларның берсе – «Татптицепром» ҖЧҖенең генераль директоры Марс Алиев та үзенең академияне бетереп чыккан булуы турында сөйләде. «Мин шунда укып чыгуыма бик шатмын, алган белемнәрем аркасында мин озак еллар инде авыл хуҗалыгы тармагында эшлим. 10 елга якын лет югары уку йортында икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире булып эшләдем».
К.И. Скрябин ис. МДВМА һәм Б – МВА профессоры Владимир Максимов чарага Мәскәүдән килде. «Мин академияне 1965 елда тәмамладым, аспирантураны – 1970 елда. Беркадәр вакыт доцент булып эшләгәннән соң, чит илгә киттем, – диде ул. – Биредә дусларым һәм хезмәттәшләрем белән очрашуыма бик шатмын».
«Зооветеринария фәне һәм мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге». Халыкара форумы 2 июньгә кадәр дәвам итә. Аның кысаларында ветеринариянең мөһим мәсьәләләре буенча мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, семинарлар узачак.