Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Сөләйманов А.И.» КФХында күпьеллык үләннәрне бернче кат чаптыруга керештеләр. «Гайтанкино авылы янында 120 гектар җирдә күпьеллык үлән чаптырыды. Якын көннәрдә механизаторлар яшел массаны җыеп, хуҗалыкның азыксаклагычына китерәчәкләр. Күпьеллык үләннәр бездә барысы 1,6 мең гектар мәйданны били, силоска кукуруз – 110 гектар, – дип сөйләде хуҗалык идарәчесе Ирек Хәйдәрҗанов. – Беренче кат чаптырылган үлән тулысынча сенажга салыначак».
Гомумән алганда, район буенча күпьеллык үләннәр 11 мең га мәйданны били. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Фаил Ивандеев сүзләренә караганда, шартлыча бер баш хайванга кимендә 30-35 центнер азык әзерләнәчәк.