Крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар җыелышы узды

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

28 майда  Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының  Кишер  Аксуы  авылында   авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын  төзү мәсьәләләре буенча  киңәшмә узды.  Фикер алышуда  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  «РИВЦ» АҖ, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашты. 

Киңәшмә барышында яшелчә  продукциясе  җитештерү, әзерләү һәм сату  буенча   авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативын  төзү мәсьәләләре каралды.    «РИВЦ» АҖенең   Авыл хуҗалыгы  кооперативларын үстерү   компетенциясе үзәге белгечләре авыл  кешеләренә  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  тарафыннан  эшләнә торган  мини-кооперативларны  үстерү буенча  ярдәмче программаның  үзенчәлекләрен аңлаттылар.   Шул программа кысаларында   мини-кооперативлар  рәисләре      5  млн.сумга  кадәр грантлар  алырга  мөмкин.

Шуны  әйтергә кирәк, Кишер  Аксуы  авылы  кешеләре  берничә  дистә еллар  инде кишер,   чөгендер, бәрәңге, кәбестә һәм суган  үстерү белән шөгыльләнәләр. Яшелчәләрне  230 га мәйданда   6 фермер һәм 300гә якын  гаилә үстерә. Алар  һәр елны   8-10 мең тонна продукция  җыялар.

Киңәшмә йомгаклары  буенча,  кооператив төзү турында  –  берничә  фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар  берләшергә    килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International