Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Яңа Сихтермә поселогыннан КФХ башлыгы Юрий Советников үз эшчәнлеген 2012 елда башлый. «Егет килеш мин Мәскәүгә киттем, анда 10 ел төзелештә эшләдем. Әмма кече Ватан сагындыра иде. Кайтып, авылда төпләнергә уйладым. Шул чакта гаилә фермалары төзүгә дәүләт ярдәме турында ишеттем. Уйладым да, әти-әниләр белән киңәшеп, тотынып карарга булдым, – дип сөйләде Юрий Советников. – Шулай ферма төзедем, аннары терлекләр сатып алдым».
Хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгында 29 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 13 - савым сыеры. «Терлекләрне бөтен гаилә белән карыйбыз, барыбызга да эш җитә, – диде Юрий Советников. – Без хатыным Галина белән әлегә әти-әниләр белән бергә яшибез, озакламый хыялыбыз тормышка ашырга тора – яңа йортка күчәбез».