Татарстан Республикасы Арча муниципаль районыннан Галәвиевлар гаиләсе хуҗалыгында 30 баштан артык эре мөгезле терлек асрыйлар

2018 елның 19 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Үрнәк поселогында Галәвиевлар гаиләсе үз хуҗалыкларында 34 баш эре мөгезле терлек тоталар, шулардан 19 - савым сыеры.

«Терлекләрне ирем һәм тагын бер хезмәткәр карый. Минем вазыйфам - сыер саву, бездә өч саву аппараты бар, – дип сөйләде Фирая Галәвиева. – Кичке савым сәгать 7 – 8ләрдә тәмамлана, аннары сөтне сепаратор аша чыгарам. Сөттән 12–15 төрле продукция ясыйбыз – каймак, эремчек, корт, сыр, йогурт, май, төрле эчемлекләр. Мәсәлән, сывороткага бал өстибез һәм бик файдалы эчемлек барлыкка килә».

Аның сүзләренә караганда, шәхси хуҗалыкның үзенең даими сатып алучылары бар, аерым график төзелгән, әзерләнгән барлык төр продукция сатылып бетә. «Балтачта мине пәнҗешәмбе көтәләр, Казанда - якшәмбе көнне, ә Арчада продуктларны базарда Айгөл белән Ниязда калдырам. Алар үзләре сата, – диде Фирая Галәвиева. – Шулай ук манты, пилмән, фарш ясыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International