2012 нче елның 20 нче гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, инвесторлар эшкәртү пунктына 1425,6 тн сөт җибәргән. Бер сыерга уртача савым 10,2 кг туры килә. ААҖ «Вамин-Татарстан»да гомуми савым 395,9 тоннаны тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 83,5 тоннага артык. Шулай ук савым ЯАҖ «Агросила групп» оешмасында 35 тоннага арткан.
Һәр сыердан савып алынган сөтнең уртача күләме буенча ҖЧҖ «Сервис-Агро» (15,5 кг) алда бара. ҖЧҖ «Кулон» (13,6 кг), ҖЧҖ Рәхимов исемендәге хуҗалык (13,5 кг) бераз гына калыша.
Бүгенге көндә эре инвесторларда 140 мең баш сыер исәпләнә. Бу республикадагы барлык сыерның 58 процентын тәшкил итә.
Узган тәүлектә республика хуҗалыкларында 2955 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача 12 кг сөт алынган.