ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан агросәнәгать комплексы вәкилләре дә «Яшел атна – 2012» Халыкара күргәзмә ачылышында катнашты.
Биредә Татарстан агросәнәгать комплексын «Ак Барс» Холдинг компаниясе ААҖ, «Татпотребсоюз», «Вамин-Татарстан» ААҖ, «Агросила групп» ЯАҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Майский «Тепличный комбинаты» ҖЧҖ, «Челны-Бройлер» ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, ОАО «Өченче Казан икмәк заводы» ААҖ һ.б. тәкъдим итә.
«Россия әлеге күргәзмәдә тәҗрибә алышу, илнең авыл хуҗалыгы продукциясен халыкара базарга чыгуын тәэмин итү, агросәнәгать комплексы уңышларын күрсәтү максатыннан катнаша», - дип белдерде РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник экспозиция ачылышында.
Министр сүзләренә караганда, күргәзмә кысаларында Россия проектларына чит ил инвесторларын җәлеп итү дә күздә тотыла. Әлеге уңайдан РФ субъектлары агросәнәгать комплексы өлкәсендә 6,4 млрд. еврога 223 инвестицион проект тәкъдим итә. Мелиорация, орлыкчылык, үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате буенча 286 млн. еврога 9 халыкара килешүгә кул куелыр дип көтелә.
Күргәзмә эшчәнлегендә Россия Федерациясенең 20дән артык регионы катнаша. Биредә Россия халыкларының милли ашларына дегустация үткәреләчәк. Күргәзмә белән танышучыларга кулдан эшләнгән сувенирлар да сатып алырга мөмкин булачак.