Татарстан студенты «Яшь профессионаллар» VI Илкүләм чемпионаты финалында «Осетин пироглары пешерү» компетенциясе буенча 3 нче урынны алды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

2018 елның 1 маеннан 6 маена кадәр Төньяк Осетиядә «Осетин пироглары пешерү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI Илкүләм чемпионатының финалы узды. Ярышлар Ардон шәһәрендә «Төньяк-Кавказ аграр-технологик көллияте» ДАҺБУ базасында оештырылган иде.

Ярышларда Татарстаннан, Мәскәү шәһәреннән, Мәскәү, Свердловск, Самара өлкәләреннән, Ставрополь, Краснодар краеннан, Ханты-Мансый автоном округы – Юградан, Кабардин-Балкар һәм Төньяк Осетиядән студентлар катнашты.

Берничә көн чемпионат барышында 260 пирог пешерелде. Экспертлар пирогны пешерү процессын, аның тышкы рәвешен, тәмен, шулай ук катнашучыларның форма киемнәрен һәм техника иминлеге таләпләре үтәлешен бәяләделәр.

Ярышлар йомгаклары буенча 1 нче урынны Мәскәү шәһәреннән Шавлук Әминова алды, 2 нче урында – Свердловск өлкәсеннән Алена Тайболина. 3 нче урын Татарстаннан – Казан кооператив институты студенты Мәдинә Мирзабулатовага бирелде.

«Осетин пироглары пешерү» компетенциясе – чемпионатта Төньяк Осетиянең традицияләрен белүне таләп итә торган бердәнбер милли компетенция. Ярышларга 5 атна кала конкурс биременә үзгәрешләр кертү дә безнең өчен көтелмәгән хәл булды, – дип сөйләде Мәдинә Мирзабулатова. – Бу безнең уртак җиңү, Казан кооператив институты, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге һәм башка оешмалар хезмәткәрләренә бу ярышларда күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International