Татарстан Республикасы Саба муниципаль районыннан яшь фермер Рафаэль Павлов яңа эш башлаучы яшь фермер буларак 2017 елда теркәлә. «Мин һәрвакыт үз хуҗалыгымны булдырырга хыялландым. Элек хуҗалыкта тавыклар, күркәләр, куяннар да бар иде, чөнки терлекләр белән кайнашырга яратам мин, – диде Рафаэль Павлов. – Ә менә узган ел сарыклар үрчетергә уйладым, моны районда да, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да хупладылар».
Фермер «2017-2020 елга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча грант ота һәм 200 башка исәпләнгән сарык фермасы төзи. «Хәзер бездә романовский токымыннан 50 баш сарык бар, – дип сөйләде Рафаэль Павлов. – Терлекләр өчен азыкны сатып алам, үземнең 8 гектар җирне җәен көтүлек итеп файдаланам. Алга таба сарыклар санын 200 башка җиткерергә уйлыйм».