Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Акбаш мәдәният йортында үсемлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Аяз Шәфигуллин, авыл җирлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашучыларны яшелчә культураларын үстерү технологияләре һәм яшелчәчелеккә дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. Районда яшелчәләр 125 га мәйданда үстерелә, узган ел нәтиҗәләре буенча барлык категория хуҗалыкларда тулаем җыем 3,3 мең тонна тәшкил итте, дип сөйләде ул.
Бәрәңге үстерү агротехникасы турында Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институтының бәрәңге селекциясе лабораториясе мөдире Зенон Сташевски сөйләде.
Киңәшиәгә район башлыгы Рөстәм Нуриев йомгак ясады. Ул катнашучыларның игътибарын яшелчә җитештерүнең табышлылыгына юнәлтте һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә һәм җирлекләр башлыкларына яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаучыларга һәрьяклап ярдәм итәргә кушты.