Татарстан Республикасында органик продукция җитештерүне сертификацияләү башланды

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган органик җитештерү стандартлары таләпләре нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне раслау буенча эш башланды. Татарстан Республикасының органик продукциясен җитештерүнең Ихтыярый сертификацияләү системасында «Татарстан органик продукты» сертификациясен гамәлгә ашыручы оешма «Тест-Татарстан» Республика сертификация-методика үзәге» ЯАҖ була.

Агымдагы елның февралендә «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы” темасына конференция узды. Ул Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында үткәрелде. Республикада органик продукциянең икенче дәрәҗә тәңгәллеген раслый торган беренче тәңгәллек сертификаты бирелде, бу авыл хуҗалыгы предприятиесенең органик җитештерү чорына күчүен раслый. Мондый беренче документка Мамадыш районының «Андрюшкино» агросәнәгать холдингы” ҖЧҖ ия булды.

Органик продукцияне сертификацияләүне уздыру тәртибе турындагы мәгълүмат «Тест-Татарстан» Республика сертификация-методика үзәге» ЯАҖ («РСМЦ «Тест-Татарстан» ЗАО) сайтында урнаштырылган: http://www.test-tatarstan.ru. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 295-12-14, 8 (905) 024-87-28 телефоннары аша яисә электрон адреска: organic.RT@yandex.ru мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International