Чирмешән муниципаль районының «Серендеев Н.И.» КФХында бар куәткә 2018 елгы чәчү кампаниясенә әзерләнәләр. «Без 1690 гектар җир арендалыйбыз, кузге культуралар - 360 гектар, – дип сөйләде КФХ башлыгы Николай Серендеев. – Бодай, арпа, карабодай чәчәргә уйлыбыз. Орлык материалы җитәрлек, минераль шламалар да, ягулык-майлау материаллары да бар».
Фермер авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау барышы турында да сөйләде. Бу эшләр төгәлләнеп килә инде. «Сигез тракторның алтысы кырга чыгарга әзер. Барлык техниканы механизаторлар үзләре карадылар, –диде Николай Серендеев. – Тиздән складтагы бөртекле ашлыкны сата башлыйбыз, язгы чәчү эшләрен кредит алмыйча гына башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз».