Татарстанда «Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурс игълан ителде

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашучыларны сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар 2018 елның 20 мартыннан 18 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча алына: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36йорт, 3 нче кат, 309 нчы каб.

Грант бирү тәртибе турында мәгълүмат һәм документлар формалары http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2018.htm сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International