Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында бар куәткә язгы чәчүгә әзерләнү эшләре бара

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында бар куәткә язгы чәчүгә әзерләнү эшләре бара. Шушы көннәрдә техниканың язгы чәчүгә әзерлегебелән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илнар Исмәгыйлев таныштылар.

Белгечләр «Агрофирма «Нармонка» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Олы Кариле» АҖ бүлекләрендә булдылар. Тикшерү «Нармонка» агрофирмасы” ҖЧҖенең 2 нче филиалыннан башланды. «Теньки» бүлекчәсендә механизаторларга эшләр өчен бөтен уңайлыклар булдырылганлыгы билгеләнде. Биредә 3 тракторны ремонтлап бетерәләр.

«Олы Кариле» АҖенең «Красновидово», «Яңа Сала», «Олы Бортас», «Келәнче» бүлекчәләрендә дә техниканы төзекләндерү төгәлләнеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International