Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Южная» агрофирмасы” ҖЧҖ базасында 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерлекнең мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Фикер алышуда Нурлат муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ислам Сафиуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар «Южная» агрофирмасы” ҖЧҖендә язгы кыр эшләренә әзерлекне барышы белән тагыштылар. Быел районда сабан культуралары 18мең гектардае артык мәйданда чәчеләчәк. Көзге культуралар 16 мең гектарны били. Аларның торышы яхшы дип бәяләнә. Бүгенге көндә орлыкларны әзерләү эшләре бара. «Россельхозцентр» ФБДУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Шәйдуллин әйтүенчә, бүгенге көнгә 3,2 мең орлык тикшерелгән,чыгышлары - уртача 92-96%.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ислам Сафиуллин районда куелган бурычлар турында сөйләде, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау - 26 мартка кадәр тәмамланырга, ә тракторларны ремонтлау 30 мартка тәмамланырга тиеш.
Нурлат муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин язгы чәчүгә әзерләнү мәсьәләләренә тукталды. Ул «Нурлат аграр техникумы» ДАҺБУ базасында механизаторлар өчен квалификация курслары уздырырга тәкъдим итте һәм чәчү чорында техниканы имин эксплуатацияләү мәсьәләләрен контрольдә тотарга өндәде.