Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Әсәнбаш-Агро” ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең үзкыйммәтен киметү принципларына таяналар».
Биредә 4,5 мең баш эре мөгезле терлек исәптәнә, шул исәптән 1,5 мең баш савым сыеры. Һәркөнне 30 тоннага якын сөт җитештерелә, бер сыердан уртача савым 19,8 кг тәшкил итә.
«Узган ел предприятиенең табышлылыгы 23,1% булды. Бу, әлбәттә, барлык тармакларның һәм коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе», – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Илдар Гарифуллин.
«Әсәнбаш-Агро» ҖЧҖендә бүгенгекөндә 247 кеше эшли. Айлык уртача хезмәт хакы 20,4 мең тәшкил итә. Фермаларда эш ике сменада оештырылган, терлекчеләргә хезмәт хакын җитештерелгән продукцияне исәпкә алып түлиләр, эш нәтиҗәләре буенча бүләкләү һәм кызыксындыру чараларыда каралган.
«Сыерлар төркемнәргә бүленгән, рацион нигезендә баланслы азык әзерләнә. Терлекләр азыгында яисә хезмәт хакында базар мөнәсәбәтләренә яраклашу өчен генә экономияләп булмый. Шуңа күрә чыгымнарны кыскартуның башка юлларын эзләргә кирәк, – диде Ильар Гарифуллин. – Элек катнаш азык җитештерү цехлары хуҗалыкның барлык дүрт бүлекчәсендә дә бар иде, хәзер без аларны “Заря”га берләштердек».
«Экономиятурында сөйләгәндә, бездәге яңалык белән таныштырасым килә, – дип өстәде җәмгыять директорыа. – Һәркемгә мәгълүм, электр энергиясенә күп акчалар сарыф ителә, кайвакыт лампочкалар көндез дә яндырыла. Уйлаштык та, без электр яктыртуында сәгать механизмнары белән автомат урнаштырырга булдык. Шулай ук җылы суның температурасын көйли торган прибор да урнаштырдык».