Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, Н.Э. Бауман ис. КДВМА ректоры Рөстәм Равилов, югары уку йорты мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Очрашуны Рөстәм Равилов ачты. 2018 елның 31 маенда академия оешуга 145 ел була. «Бу ел безнең өчен юбилей елы, – диде ул. – Республика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә югары уку йортына күрсәтелгән ярдәм өчен мөгаллимнәр коллективы һәм студентлар исеменнән ихластан рәхмәт белдерәм».
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул агросәнәгать комплексы 2017 елгы эшенә йомгаклар белән таныштырды һәм алда тора торган бурычлар турында сөйләде.
«Татарстан – терлекчеле республикасы. Бездә һәр елны 1,8 миллион тонна сөт һәм 500 мең тоннага якын ит җитештерелә. Терлекчелек продукция сенең күпчелек өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә, – диде Марат Әхмәтов. – Әлбәттә, ветеринария академиясен тәмамлаучыларны аграр җитештерүдә көтеп алалар».
«Терлекчелек тармагында эш җиңел түгел һәм ул инженерлар, агрономнвр яисә икътисадчылар эшеннән дә аерылып тора. Татарстанда яшь белгечләрне авылда калдыру өчен төрле чаралар күрелә, авыл җирлегендә социаль-инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча төрле программалар эшли, – дип ассызыклады министр. – Әлбәттә, иң төп стимул – лаеклы хезмәт хакы һәм яхшы эш шартлары. Монда инде АПК предприятиеләре җитәкчеләренең дә роле зур».
Марат Әхмәтов сөт һәм ашлыкка бәяләр төшү мәсьәләсенә тукталды. «Алда шактый чыгымнар таләп итә торган чәчү эшләре, – диде ул. – Шул ук вакытта мин ышанам ки, АПКның ныклылык запасы кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр».
Очрашу азагында Марат Әхмәтов академия студентларының сорауларына җаваплар бирде. Сорауларның күпчелеге дәүләт ярдәме чаралары, белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары турында иде.