Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Яңа тормыш» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналар күрсәтмә техник тикшерү уздылар

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Яңа тормыш» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтмә техник тикшерү уздылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Марат Габдрахманов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Техник тикшерүгә предприятие балансындагы 34 трактор һәм 31 тагылма куелган иде. Яктырту приборлары, тормоз системасы, рульләр, шулай ук тиешле документациянең, медицина аптечкасының, янгын сүндергечләрнең төзеклеге тикшерелде.

Шуннан соң авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Бүгенгә Балтач районда тракторларның техник әзерлеге 93% тәшкил итә, чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтлау төгәлләнеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International