«Росагролизинг» АҖ 2018 елга авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программасын озайту турында карар кабул итте. Программда катнашучылар исемлегенә 21 төбәк керде: Амур, Архангельск, Белгород, Владимир, Воронеж, Иркутск, Кострома, Курск, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Саратов, Сахалин өлкәләре, Татарстан, Удмуртия, Крым, Карачай-Черкес республикалары, Коми Республикасы, Краснодар, Приморье һәм Ставрополь крайлары. Программаны гамәлгә ашыру өчен 3 млрд. сум акча бүленгән, шул исәптән Татарстан Республикасына – 570 млн. сум.
Шуны да әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программасы «Росагролизинг» АҖ клиентлары арасында иң популяр санала. 2012-2017 еллар эчендә аның буенча 18,4 млрд. сумлык 6,5 мең. бер. техника алынды. Программа буенча аграрийларга яңа техника авансысз бирелә, еллык 3%лы ташламалы ставка түләве белән беренче түләү 6 айга кичектерелә.