14 мартта Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ведомствосындагы учреждениеләр, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильлләреннән ачкычлар тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б.лар катнашты.
«Бүген берьюлы өч ведомствога хезмәт өчен яңа машиналар бирелә. Бу бик мөһим. Татарстанда ярты миллион диярлек халык авылларда яши. Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек шәхси хуҗалыклар җитештерә. Болар барысы да тиешенчә яклауны һәм һәрьяклап ярдәм итүне таләп итә, бигрәк тә ветеринария һәм нәсел хезмәтләре ягыннан», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Моңа кадәр район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләренең хезмәткәрләренә 48 мобиль ветеринария пункты тапшырылды. Машиналарда йорт хайваннарын дәвалау өчен җайланмалар урнаштырылган. Шулай ук дезинфекция җайланемасы һәм авыл җирендә ашыгыч ветеринария ярдәме күрсәтү өчен кимрәкле башка инструментлар бар.
Районнарның селекция-нәсел зезәмәтләре 23 автомобиль алды. Республиканың ерак урнашкан торак пункталырына күчмә сәүдә оештыру өчен «30/70» программасы буенча районнарның кулланучылар җәмгыятьләренә 17 автолавка тапшырылды.