Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аняк» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында тракторлар һәм тагылмалар күрсәтмә техник тикшерү уздылар

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында тракторлар һәм тагылмалар күрсәтмә техник тикшерү уздылар. Чарада муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелк идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы турындагы нотык белән район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев чыгыш ясады. Ул район хуҗалыкларында техниканы язгы чәчүгә әзерләүнең барышы белән таныштырды. Чәкечләрнең, чәчү комплексларының, культиваторларның әзерлеге - 100%, тракторларныкы – 90%.

Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелк идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков үз чыгышында техникасын язгы чәчүгә сыйфатлы әзерләү мәсьәләләре турында сөйләде. Ул авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә һәм инженерларына чәчү кампаниясе чорында техникадан хәвефсез файдалануга контрольне көчәйтергә кушты.

«Анәк» агрофирмасы” ҖЧҖендә техник тикшерүгә тагылмалар белән 40тан артык трактор һәм башка җайланмаларкуелган иде.

Чара азагында район хуҗалыклары алдына кыска вакытта тракторларны ремонтлау бетерү һәм графикта билгеләнгән вакытларда авыл хуҗалыгы машиналарына техник тикшерү уздыру бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International