Татарстан Республикасы Балтач районында терлекчелек тармагының ике айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Балтач районында терлекчелек тармагының ике айлык эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин, «Балтач РДВБ» ДБУ белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш зоотехниклары катнашты.

Чарада катнашучылар «Якты юл» ҖЧҖнең сөтчелек-товар фермасында булдылар. Алар анда бозаулар өчен төзелгән яңа бинаны карадылар. Семинарда эре мөгезле яшь терлекләрне үстерү, савым сыерларын һәм сөт ташлаткан сыерларны ашату мәсьәләләрехакындафикер алыштылар.

Киңәшмәнең пленар өлешендә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллинтөп нотык белән чыгыш ясады. Ике ай эчендә авыл хуҗалыгы оешмаларында 11,9 мең тоннадан артык сөт җитештерлгән (узган елның шушы чорына карата 110%) һәм 1,1 мең тоннадан артык – ит (98%). Эре мөгезле терлекләр саны 1 мартка 37,2 мең баш тәшкил итә, бу 2017 елга караганда 1784 башка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International