Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Юлбат” АХП” ҖЧҖендә 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Фикер алышуларда район башлыгы Рәис Миңнеханов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлауның торышы турындагы нотык белән район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-марткетинг бүлеге башлыгы Раиф Харисов чыгыш ясады. Ул, районда тракторларның техник әзерлеге 85% тәшкил итә, диде, шул исәптән чәчкечләр – 96%, чәчү комплекслары – 69%. Запас частьләр 80 млн.сумлык алынган.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше “Юлбат” АХП” ҖЧҖенең машина-трактор паркы базасында узды. Чарада катнашучылар язгы кыр эшләренең планы һәм техниканы ремонтлауның барышы белән таныштылар.