Лизингка техника сатып алу – предприятиенең машина-трактор паркын яңартуның иң яхшы карарларыннан берсе

12 март 2018 ел., дүшәмбе

Лизингка техника сатып алу – предприятиенең машина-трактор паркын яңартуның иң яхшы карарларыннан берсе, диләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре.

Татарстан Республикасына хәзерге вакытта уңайлы лизинг шартларында авыл хуҗалыгы, автомобиль техникасы һәм авыл хуҗалыгы җайланмалары кайтарыла. «Росагролизинг» АҖ компаниясе үз эшчәнлеге чорында төбәккә 7,8 млрд. сумлык 3,5 мең бер. техника кайтарды. Җәмгыятькә заявка белән мөрәҗәгать итүче авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре лизингка үз вакытында куәтле техника – Кировец, Беларус тракторларын, Acros, Torum, Полесье комбайннарын, КАМАЗ, УАЗ, Lada автомобильләрен һәм төрле модификацияләр, сиптергечләр, культиваторлар, сабаннар һәм дискаторларны, башка тагылмалы һәм асылмалы җайланмаларны еллык 3,5% ставка белән сатып алалар – федераль лизинг программасы белән нәкъ менә шундый ставка каралган.

«Росагролизинг» АҖ авылда кече һәм урта эшкуарлыкны хуплый. Шуңа мисал – фермерлар-АККОР әгъзалары программасы. Программа шартларының берсе – залог һәм аванс таләп ителми, 3,5%лы еллык ставка, беренче түләүне 6 айга кичектереп түли башлау. 2018 елда АККОР программасына 500 млн. сум акча каралган, алга таба 1 млрд. сумга кадәр арттырылачак. Бу программа буенча 2016 елда Кумара районыннан КФХ башлыгы Васил Сафин трактор сатып алды. «Программаның иң уңай шарты, ташламалы ставкалардан тыш, беренче лизинг түләвен алты айга кичектереп түләү. Трактор 6 ай эшләде, аннан реаль керем керде, шуны истә тотып, шартнамә төзелде дә инде. Түләүне кичектерү аркасында, 2007 елгы иске тракторны сатып, яңа чәчкеч тә сатып ала алдык, – дип, үз фикерләре белән бүлеште Васил Сафин. – Компания белән хезмәттәшлек итүнең тагын бер уңай ягы – заявканы карау өчен бик аз документлар тапшырырга кирәк. Уңайлы онлайн-сервислар эшләнгән – сайтта шәхси кабинет, лизинг калькуляторы бар, болар барысы да өйдән чыкмыйча гына лизинг әйберләрен сайларга һәм аңа заявка бирергә мөмкинлек бирә».

2012 елдан башлап «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы техникасы паркын техник һәм технологик яңарту буенча ташламалы программаны гамәлгә ашыра, шуның кысаларында беренче лизинг түләвен 6 айга кичектерү тәкъдим ителә, аванс түләве таләп ителми, 3% - ташлама да бар. 2012-2017 елларда бу программа буенча Татарстанга 1,9 млрд. сумлык 467 бер. техника кайтарылды. Агымдагы елда программаны гамәлгә ашыруга компания тарафыннан 570 млн. сум күләмендә квота бүленгән.

Шуны да әйтергә кирәк, «Татагролизинг» АҖ дәүләт ашлык фондын булдыру буенча төбәк операторы функцияләрен башкара, шуңа күрә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә лизинг техникасы өчен ашлык белән түләү мөмкинлеген дә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International