Республиканың Сарман районында терлекчелек тармагы алдынгыларын бүләкләделәр

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында 11 мартта 2018 елның февраль аенда терлекчелек тармагында алдынгылык күрсәткән белгечләрне бүләкләделәр. Авыл хуҗалыгы оешмаларында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Альберт Шәрипов һәм «Сарман РДВБ» ДБУ башлыгы Илфат Солтанов алдынгылар белән очраштылар. Иң күп сертификат – 13 – «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖ хезмәтчәннәренә бирелде. «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖендә 8 кешегә бирелде, “Нөркәй” ҖЧҖендә – 6 кеше.

«Машина белән иң яхшы сыер саву операторы» номинациясендә җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды: Кәримә Кәрәмова, Нәфисә Шәфигуллина - «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән; Гөлфирә Закирова “Нөркәй” ҖЧҖеннән; Ринат Гарифуллин, Диана Әшрәпова һәм Венера Мортазина - «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән. «Иң яхшы терлекче» номинациясендә җиңүчеләр: Илгиз Корбанов, Динар Миңнеханов - «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән; Андрей Печников - “Нөркәй” ҖЧҖеннән; Рубис Ситдиков, Ринат Сәлахов һәм Илмир Мансуров - «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән.

«Иң яхшы бозау караучы» номинациясендә түбәндәгеләр сертификатлар алдылар: Гөлсинә Каньшина, Зөлфирә Сафина - “Нөркәй” ҖЧҖеннән; Кәүсәрия Дәүләтбаева - «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән; «Бозауларны аерым юнәлештә үстеү буенча иң яхшы терлекче» номинациясендә алдынгылар: – Рафаэль Хаҗиев - “Нөркәй” ҖЧҖеннән; Румил Хәйруллин, Иршат Газизов - «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән; «Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технолог» номинациясендә – Раушания Хәсәншина, Людмила Гимадиева - «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән; Сүрия Миңнеханова - «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән. «Иң яхшы лаборант» номинациясендә: Әлфия Гайнетдинова «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән; Юлия Шәйдуллина, Гөлнара Хисамиева - «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән; «Хуҗалыкның иң яхшы ветеринария белгече» номинациясендә – Расыйх Мисбахов - «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән; Зимфира Имамова - «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән; Гөлсария Шәяхмәтова - “Нөркәй” ҖЧҖеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International