2018 елның февралендә «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 33,3 мең тонна ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

2018 елның февралендә «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 33,3 мең тонна ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр һәм аларның сыйфатын бәяләделәр. 5568 тикшеренү үткәрелде.

Моннан тыш, “Үсемлекләр карантины өлкәсендә тиешеренүләр” юнәлешендә эш башкару кысаларында 388 тикшерү үткәрелде, «Ашлык, ярма, катнша азык һәм аларны җитештерү өчен компонентлар, шулай ук ашлык эшкәртүдән барлыкка килә торган продуктлар иминлеге һәм сыйфаты өлкәсендә тикшеренүләр» буенча – 127 тикшерү, «Россиянең ВТОга кушылуы кысаларында Россия Федерациясе территориясендә фитосанитар контроль, үсемлек продукциясе иминлеге һәм сыйфаты, сорт һәм орлык дәүләт контроле өлкәсендә лаборатор тишеренүләр» буенча 25 тикшерү уздырылды.

3,6 мең тонна начар сыйфатлы продукция ачыкланды, шул исәптән корткычлар төшкән икмәк запасы – 1,2 мең тонна, чит ис кергән – 1 мең тонна, иминлек күрсәтечләре буенча максималь рөхсәт ителә торган норма (МДУ) артып киткән – 0,04 мең тонна, макроикътисадый күрсәткечләргә (НД) һәм башка күрсәткечләргә туры килми торган продукция – 1,3 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International