Марат Әхмәтов терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның ике аендагы эшләре турында мәгълүмат бирде

2018 елның 9 марты, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелек өлкәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның ике аендагы эшләре турында сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов чыгышыннан күренгәнчә, республикада гыйнвар-февраль айларында 63 мең тонна терлек һәм кош үстерелде, үсеш - 3 %. 157 млн. данә йомырка җитештерелгән, ягъни 108 % үсеш (+12 млн.).

Министр сүзләренчә, Татарстан Республикасында эре мөгезле терлек 735 мең баш тәшкил итә. Дуңгыз саны - 430 мең баш, кош - 15,6 млн.

Марат Әхмәтов шулай ук сөт җитештерү барышы турында да хәбәр итте - 200 мең тонна. Бу узган елның шул ук чорына карата 3 % ка артык. «Бездә сөт җитештерү күләмен 5 проценттан да ким булмаган үсешне тәэмин итү бурычы тора. Республика районнары арасында андыйлар әлегә 12, алар бергә 8,5 мең тоннага артык сөт җитештерделәр, - диде Марат Әхмәтов. - Гадәттәгечә төньяк районнарыюыздан ары соңгы вакытта Арча, Азнакай, Зәй, Сарман, Аксубай районнарында сөт җитештерү күләме арта бара. «Красный Восток»тан Зеленодольск һәм Әлки районнарында да, таналар сатып алуны субсидияләү исәбенә, җитештерү күләмен артуын көтәбез».

Сөт сатып алу бәяләрендә барлыкка килгән вәзгыять аркасында 2 айда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 179 мең тонна сөт сатып (узган елдагындан 6 мең тоннага артык), 3,7 млрд. сум керем алдылар - бу узган елдагыдан 700 млн. сумга ким. Марат Әхмәтов сүзләренчә, шулай да сөт бәяләре кимү тармакка кызыксыну кимүенә сәбәр була алмый. Киресенчә, терлекчелеккә игътибарны арттырырга кирәк.

Сөткә сатыпалу бәяләренең төшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән югалтуларны өлешчә компенсацияләүгә өстәмә бүленгән 800 млн. сум субсидиягә килгәндә, (1 кг сөткә 3 сум исәбеннән) хуҗалыкларга гыйнвар аенда акчалар җибәрелде, диде Марат Әхмәтов. Февраль ае өчен акчалар дүшәмбе көнне җибәреләчәк, март ае өчен 10 апрельгә кадәр булачак. «403 млн. сум күләмендә федераль субсидияләр безгә килеп җитте, алар да үзебезнең 292 млн. сум күләмендәге финанслашу күләме белән бергә районнарга икенче атнада җибәреләчәк, әмма бер үзенчәлеге бар: узган елгы эшчәнлек циклын ахыргача җиткермәгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, банкротлык процедурасындагы хуҗалыклар, әлбәттә, федераль субсидияләрне ала алмыйлар», – дип өстәде Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International