Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районыннан Адел Муллагалив КФХында мартта сөт эшкәртү цехын эшләтә башлау планлаштырыла

2018 елның 10 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районыннан Адел Муллагалив КФХында мартта сөт эшкәртү цехын эшләтә башлау планлаштырыла. «Мин бу идея белән район җитәкчелегендә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булдым. Аны барысы да хуплады, – дип сөйләде эшкуар. – Безгә банкта ташламалы кредит бирделәр, аннары Осиновский поселогында бина сатып алдык. Цехта тәүлеккә 10 тонна сөт эшкәртеп булачак, фасовкаларда сөт, эчетелгән сөт продуктлары, май чыгарачакбыз. Аларны сату турында берничә сәүдә челтәре белән алдан килештек».

Альвидино авылы фермасында бүген 145 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 62 баш савым сыеры.

«Хәзер Адел Муллагалиев хуҗалыгында тоннаярым сөт җитештерелә, ә өч тонналап сөт халыктан җыелачак. Киләчәктә бу юнәлештә башка җирле предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булачак», – дип билгеләп үтте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International