«Красный Восток Агро» ААҖ базасында «Силос мәктәбе» узачак

2018 елның 10 марты, шимбә

23-24 апрельдә «Красный Восток Агро» ААҖ базасында Silage Solutions Ltd компаниясе җитәкчесе, профессор Дэйв Дэвис катнашында «Силос мәктәбе» узачак. Чараны «The DairyNews» МА оештыра.

«Силос әзерләү теориясе һәм практикасы бөтен дөньяда бертөсле диярлек. Азык культураларын үстерүдәге конкрет шартларда гына аерма, – дип сөйләде Дэйв Дэвис. – “Силос мәктәбе”ндә мин силос әзерләүнең бөтен аспектларына – башыннан алып ахырына кадәр кагылачакмын. Мин җиткерергә теләгән мәгълүмат 20 ел буена җыелды».

«Силос мәктәбе»нең бурычы – терлекләрне тукландыруда силос куллану исәбенә аларның җитештерүчәнлеген арттыру. Әлеге чара кысаларында лекцияләр, презентацияләр, фикер алышулар булачак. Моннан тыш, укуда катнашучылар терлекчелек фермаларында эшне оештыру тәртибе белән дә танышачаклар.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 89067337556 телефоны аша (Евгения Уварова) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International