Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының “Яуширмә” ҖЧҖ базасында терлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәдә район башлыгы Дмитрий Иванов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Иван Чурин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Иван Чурин район хуҗалыкларындагы эшләрнең торышы турында сөйләде. Узган атна йомгаклары буенча ике авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Җәкетау» ҖЧҖ һәм «Яуширмә» ҖЧҖ сөт җитештерү күләмнәрен арттыра алганнар.
Киңәшмәдә тагынбер тема - Чистай муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләү. Бүгенге көнгә районда тракторларның техник әзерлеге - 73%, чәчү комплексларыныкы – 75%, культиваторларныкы һәм чәчкеләрнеке – 90%тан артык. «Закамье-Агро» ҖЧҖендә, «Яуширмә» ҖЧҖендә һәм «Җәкетау» ҖЧҖендә техника ремонтлау актив алып барыла.