“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә агроном-апробаторлар өчен укулар оештырылды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында авыл хуҗалыгы культураларын сынап карау буенча агроном-апробаторлар өчен укулар оештырыла. Курсларда 64 кеше укыячак.

Укулар барышында авыл хуҗалыгы культураларын сынау, аларның корткычлардан һәм авырулардан зыян күрү, чүп-чар белән чүпләнү дәрәҗәсен билгеләү, сортлы орлыклар җитештерү, сертификацияләү мәсьәләләре һәм башкалар каралачак.

Укуларны оештыруда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе, Казан дәүләт аграр университеты һәм “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белгечләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International