Биш ел эчендә «Җиләкле алан» ҖЧҖ директоры Илдар Ситдиков җиләк-җимеш үсентеләре мәйданын 2 гектардан 115 гектарга кадәр җиткерде. «Җиләкле алан» ҖЧҖ 2012 елның мартында теркәлгән иде. “Ул чакта без ике гектарда итальян технологиясе белән җиләк утырткан иде, ә 2013 елда мәйданны 5,5 гектарга кадәр арттырдык. Аннары хуҗалыкка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп киттеләр», – дип сөйләде Илдар Ситдиков.
Бүгенге көндә эшкуара 30 га мәйданда җиләк, 15 гектарда – кура җиләге һәм 70 га мәйданда кара карлыган үстерә. Илдар Ситдиков сүзләренә караганда, җиләкләргә ихтыяҗ шактый зур. «Кура җиләген, кара җиләкне һәм бакча җиләген пленка белән ябып үстерү яхшырак, шулай иткәндә, аларның вегетация срогы арта һәм тискәре һава шартларыннан да яхшы саклана, – ди ул. – Барлык культуралар үзенчә кызыклы һәм халыкка кирәк, әмма, мәсәлән, кара карлыганны үстерү һәрьяклы технология куллануны таләп итә, барлык операцияләр – утырту, карау һәм җыю – механикалаштырылган юл белән эшләнә. Уңдырышлылык - гектардан 14 тоннага кадәр, плантация утыртканның икенче елында ук уңыш бирә башлый, ә уңышны 15 елга кадәр җыярга була. Шул ук вакытта корткычлар да күпкә аз була, бу исә продукциянең экологик чисталыгын арттыра. Иң мөһиме – плантацияне 100 гектарга кадәр утыртырга мөмкин, кырларны эшкәртүне, уңыш җыюны бик аз сандагы кешеләр белән дә башкарып чыгып була».