Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Актаныш технология техникумы» ДАҺБУ базасында механизаторларның һәм авыл хуҗалыгы оешмалары машина йөртүчеләренең квалификациясен күтәрү курслары уза. Уку программасы 6 сәгатькә исәпләнгән, курсларны 530лап кеше узар дип көтелә.
Уку процессында машина-трактор паркының икътисадый нәтиҗәлелеген, хезмәт җитештерүчәнлеген, авыл хуҗалыгы техникасыннан хәвефсез файдалануны арттыру мәсьәләләре карала. Аерым игътибар техникага тикшерү уздыру кагыйдәләренә һәм машиналарга куела торган таләпләргә биреләчәк.