Бүген «Корстон» КСККда Россия һәм Татарстан төбәкләренең татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шаәхразиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры министр Айрат Сибәгатуллин, Татар эшкуарларына ярдәм итү буенча бөтенроссия ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев һәм башкалар катнашты.
Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән бергә йөрүче затлар Россия төбәкләреннән булган хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсен карап чыкты.
Россия һәм Татарстан төбәкләренең татар авыллары эшкуарларының VII бөтенроссия җыенында иң зур делегация Башкортостан Республикасыннан килгән иде, җыенда шулай ук Мордва Республикасы, Ульяновск, Самара өлкәләре һәм федерациянең башка субъектлары вәкилләре дә катнашты.
Искәртеп китәбез, пленар утырышны трансляцияләү «Рәсми Татарстан» сайтында - www.http://tatarstan.ru/ онлайн режимында оештырылды.