«Казан» агросәнәгать паркы базасында республиканың ветеринария-санитария экспертлары квалификация күтәрү курслары уздылар. Укуларга 100гә якын кеше килгән иде.
Укырга килүчеләр терлек һәм үсемлек продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасын уздыру һәм ВСЭ нәтиҗәләрен исәпкә алу кенәгәсен алып бару кагыйдәләрен өйрәнделәр. Укуларның практик өлеше «Казан» агросәнәгать паркы” ААҖенең ветеринария лабораториясендә узды.
Укуларны оештыруда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм “Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ белгечләре актив катнаштылар.