Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПКсының геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 2 марты, җомга

Кичә, 1 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПКсының геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасын тулыландыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. «Евротехнологияләр» ГК генераль директоры Нияз Хәлиуллин һәм компаниянең техник бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов «Үсемлекчелеккә идарә итү» дигән яңа программа тәкъдим иттеләр. Әлеге программачыл тәэмин итү – җитештерүнең төп процессларын системалаштырырга, һәр кыр белән оператив идарә итәргә һәм чыгымнарны, эшләрнең сыйфатын тикшереп торырга мөмкинлек бирә торган универсаль инструмент. Программа хуҗалыкның керемен арттырырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте Нияз Хәлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International