КДАУ базасында «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының районнар бүлекчәләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары уза

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты базасында «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының районнар бүлекчәләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары башланды. Укуга 75 кеше килде.

Укулар авыл хуҗалыгы культуралары – бөртеклеләр, шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчүлекләрен яклау ысулларын өйрәнүгә багышлына. Шулай ук минераль ашламалар куллану һәм пестицидлардан бушаган савытларны җыю һәм утильләштерү мәсьәләләре дә каралды.

Иртәгә, 2 мартта, курсларга килүчеләр «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалында булачаклар. Анда орлыкларга фитопатологик анализ үткәрү һәм биологик препаратлар куллану буенча практик дәресләр уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International