Илсур Метшин Казан халкы исеменнән авыл кешеләренә ярминкәләрдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

28 февральдә Казан ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIV хисап сессиясе узды. Утырышны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин алып барды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль дәүләт хакимияте органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре һ.б.лар катнашты.

Төп нотык белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Аерым алганда, ул республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярминкәләрендә катнашкан өчен рәхмәт белдерде. «2017 елның көзендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 10 мәйданчыгында атна саен үткәрелде. Шәһәр халкына продукцияне 22 авыл районыннан, 36 агрокомпаниядән башка сәүдә челтәрләренә караганда 20%ка диярлек арзанрак бәяләрдән китереп тордылар. Хөрмәтле, эш сөючән авыл кешеләренә өстәлләрдәге муллык, сыйфатлы, тәмле ризыклар өчен ихластан рәхмәт җиткерәсем килә», – диде Илсур Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International