Мелиораторлар коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

«Татмелиорация» ТК” ААҖенең компания һәм район бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узган җыелышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов оешма коллективына яңа генераль директор вазыйфасына Рөстәм Сөнгатуллинны тәкъдим итте.

Киңәшмә барышында 2018 елда Татарстан Республикасында мелиорацияне үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бүгенге көндә «Татмелиорация» ТК” ААҖ су хуҗалыгы системасын һәм комплексын проектлаштыру, төзү, монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр башкара, соңгы елларда муниципаль районнарда су саклау зоналарын төзекләндерү һәм иҗтимагый киңлекне үстерү программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International