Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы механизаторлары авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерлиләр. «Семушкин Ю.А.» КФХсында бу эш белән механизаторлар Александр Орлов, Павел Семенов, Александр Миронов һәм башкалар мәшгуль.
«Техниканы ремонтлау белән бездә проблемалар юк, – дип сөйли хуҗалык агрономы Владимир Осипов. – Кирәк детальләрне сатып алабыз, кайберләрен механизаторлар үзләре төзәтә. Остаханәдә якты, җылы, ял итү урыны да бар».
Туфрак эшкәртү техникасын белгечләр көздән үк әзерләп калдыралар. Бүгенге көнгә шулай ук хуҗалыкта ике «К-700» тракторы, өч «МТЗ-80» тракторы, бер «ДТ-75» тракторы, «Лемкен» чәчкече һәм ике «КамАЗ» эшкә әзер. Ике «МТЗ-1221» тракторына һәм СЗП-3,6 чәчү агрегатына ремонт кирәк. Сабаннарны Александр Миронов әзерли.
Узган ел монда көзге культураларның уртача уңышы гектардан 50 центнер артыграк булды, сабан культуралары да өметне акладылар. Көзге культуралар быел да яхшы хәлдә, шулай ук мул уңышка өмет зур. Хуҗалыкта 108 гектар орлык өчен горчица чәчү планлаштырыла (Владимир Осипов әйтүенчә, базарда аңа ихтыяҗ шактый зур). Бөртеклеләрдән рапска да мәйдан шактый биреләчәк.