Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Беляево авылыннан КФХ башлыгы Владислав Гурнович терлекчелек беләгн биш ел элек шөгыльләнә башлый. «Хатыным моннан булганга күрә без Казаннан күченеп кайттык. Элек төзелештә эшли идем, – дип сөйләде Владислав Гурнович. – Монда кайткач, үземне терлекчелектә сынап карарга булдым, программа буенча грант отттым, кредит алдым».
Бүгенге көнгә хуҗалыкта 97 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 47 баш савым сыеры. «Мин бөтен технологик процессны җентекләп өйрәндем, төрле чыганаклардан үз белемемне даими баетып торам. Хуҗалыкта кирәклк барлык ветеринария чаралары үткәрелә», – диде фермер.
Владислав Гурнович арендага 110 га җир ала, кирәкле барлык техниканы сатып ала. «Терлекләр рационында печән, сенаж, фураж, витаминлы препаратлар бар. Шулай ук биологик кыйммәтле азык өстәлмәсе ясый торган җайланма сатып алдык: сыерларга бер башка өч литр исәбеннән эчерәбез», – дип өстәде ул.
«Владислав Гурнович – хезмәт сөючән һәм бик тырыш кеше, – дип сөйләде аның турында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров. – Елны уңай динамика белән тәмамлады, сөт планын 109 процентка үтәде, итнекен - 162 процентка. Терлек санын да арттырып тора, алга таба үсәргә дә нияте бар. Районда шундый эшкуарлар күбрәк булсын иде».