Казанда авыл хуҗалыгы культураларын игү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында авыл хуҗалыгы культураларын игү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татагрохимсервис» ААҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин, Белгород өлкәсеннән BASF агроүзәге директоры Александр Титовский, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Чарада барысы 150 кеше булды.

Семинар-киңәшмә барышында бөртекле һәм кузаклы культураларны, көнбагыш, рапс, кукуруз, шикәр чөгендере һәм соя үстерү, үсемлекләрне тукландыру системасында карбамид-аммиак катнашмасын куллану мәсьәләләре каралды. Шулай ук чәчүлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәрдән яклау ысуллары да игътибар үзәгендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International