Кичә, 26 февральдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары башланды, ул «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча уза.
Уку барышында умартачылык продукциясе базарын булдыру принциплары, шартлары һәм факторлары,бал кортларын ашату базасын оештыру, умарталыкларда язгы эшләр, ясалма ана булдыру, умартачылыкка, җайланмаларга куела торган таләпләр мәсьәләләрен һәм башкаларны карау планлаштырыла. Умартачылыкта кулланыла торган заманча технологияләр һәм җайланмалар күрсәтеләчәк, бал кортларындагы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм практикалау ысуллары ачылалачак, аерым игътибар нәсел эше нигезләренә һәм экологик чиста умартачылык продуктларын алуга биреләчәк.
Курсларда “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Н. Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе мөгаллимнәре, «Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре, шулай ук умарта үрчетү буенча практик тәҗрибәсе булган умартачылар чыгышлар ясаячак.