Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 120 берәмлектән артык салам ваклагыч җайланмасы кулланыла

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 120 берәмлектән артык салам ваклагыч җайланмасы кулланыла. Шундый җайланма Актаныш, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба муниципаль районнары хуҗалыкларында, шулай ук «Красный Восток Агро» ЯАҖ һәм «Агросила групп» ЯАҖләрендә бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләр сүзләренә караганда, терлекчелек биналарында терлекләр өчен аслык буларак салам пычкы чубенә караганда арзанрак материал булып санала. Вакланган саламга карата куела торган таләпләрнең берсе – суны сеңдереп, аны үзендә мөмкин кадәр озаграк саклау. Ул бокста җиңел таратылырга, терлекләр өчен йомшак аслык булырга һәм идән ярыкларына кереп, проблема тудырмаска тиеш. Масса күпме ваграк булса, һава йөреше дә шулкадәр яхшырак була.

Базарда салам ваклагычларның төрле модификацияләре бар: тагылма, эленмәле һәм стационар ваклагычлар. Алар шулай ук тармак күргәзмәләрендә һәм семинарларында да тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International