Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2018-2020 елларга бер типтигы чөтчелек комплексларын төзү өчен шартлар булдыру” темасына киңәшмә узды. Фикер алышуда министр урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Татагропромпроект» ААҖ генераль директоры Гата Биккинин, банклар вәкилләр, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һ.б.лар катнашты.
Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Николай Титов ачты. Ул республикада 400 баш һәм аннан күбрәк сыерлар өчен заманча саву заллары белән сөтчелек комплексларын төзү программасы эшләнүе турында сөйләде. Шундый объектлар төзү белән кызыксынучы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары да каралачагы турында әйтте ул. Шул исәптән объектны проектлаштыру чыгымнары өлешен каплауга һәм дәүләт экспертизасы уздыруга ярдәм, озак сроклы инвестиция кредитының процент ставкасына субсидияләр, сөтчелек комплексын төзүгә турыдан-туры чыгымнарны каплауга (объектның смета хакыннан 30%, НДС һәм ПИРдан башка), саву җайланмаларын сатып алуга чыгымнарны каплауга (40%), керү юлларын салуга һәм скважина бораулауга чыгамнарны каплауга дәүләт ярдәме чаралары карала.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров чыгыш ясады. Ул катнашучыларны сөтчелек комплексын проектлаштыруга һәм проект-смета документациясенә дәүләт эксперизасы уздыруга чыгымнарны каплауга субсидияләр алу шартлары турында сөйләде. «Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре сөтчелек комплексын проектлаштыруга һәм проект-смета документациясенә, шулай ук объектның смета хакы дөреслеген тикшертү буенча дәүләт эксперизасы уздыруга чыгымнарның 70%ына кадәр кайтара алачаклар», – диде ул.
Киңәшмә барышында шулай ук «Татагропромпроект» ААҖ генераль директоры Гата Биккинин, «Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалы директорының кече һәм урта бизнес буенча урынбасары Руслан Гарипов, «Сбербанк» гавами АҖнең № 8610 “Татарстан банкы” бүлекчәсенең эре һәм урта бизнесны сату идарәсе башлыгы Никита Самойлов, ВТБ банкының Татарстан Республикасы буенча кредитлау дирекциясе директоры Рөстәм Хаҗиев, «Ак Барс» Банкы” гавами АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Радик Сәләхетдинов, «Успешный аграрий – групп» ҖЧҖенең фәнни консультанты Гали Нигъмәтулин, «Агроробот» ҖЧҖ директоры Илья Иванов, һәм башкалар чыгыш ясадылар.